Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Иран делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты директоры Алсу Әхмәтшина, «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов катнаштылар.
Иран делегациясе составына «Elham Bisun» компаниясе генераль директоры Кәрим Валибейги һәм «SARV GROUP» директорлар советы әгъзасы Сейед Мөхәммәд Саджад Маранди кергән.
Ленар Гарипов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм төбәк авыл хуҗалыгы продукциясенең экспорт куәте турында сөйләде. Министрның беренче урынбасары Татарстан Россиянең перспектив төбәкләренең берсе булуын һәм тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 3 нче урында торун билгеләп үтте.
Ленар Гарипов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен тәкъдир итте һәм төбәкнең Авыл хуҗалыгы продукциясенең экспорт потенциалы турында сөйләде. Министрның беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең перспектив регионнарының берсе һәм тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 3 нче урында тора.
Очрашу барышында катнашучылар Ираннан Татарстан Республикасына азык-төлек продуктлары кайтару мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Иран делегациясе диңгез продуктлары, креветкалар, җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм сөт продуктлары, шул исәптән атланмай һәм сөт өсте экспортлау белән кызыксына. Делегация вәкилләре Татарстаннан Иранга арпа, көнбагыш һәм рапс майлары җибәрү белән кызыксынуларын белдерделәр.
Дустанә илләр белән тышкы икътисадый элемтәләрне үстерү һәм агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның артуы «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.