“Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ республиканың сөрүлек җирләренең минераль азот белән тәэмин ителешен бәяләү өчен ел саен мониторинг үткәрә. 2025 елда язгы азот диагностикасы ике зонада – Кама алды һәм Идел алды зоналарында үткәрелде.
Иртә язда азот белән тукландыру - көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә азотлы ашламалар куллануның иң нәтиҗәле ысулы, ул төп сабактан җир өстендә тармаклану (кущение) фазасында үткәрелә. Яз көне бер гектарга 1 кг исәбеннән азот кертүнең нәтиҗәлелеге чәчүгә кадәр кертелгәннән якынча ике мәртәбә артыграк һәм ашлыкны 10-20 кг-га арттыра. шул ук вакытта бу алымның нәтиҗәлелеге гаять дозаларны бик төгәл итеп билгеләүгә бәйле.
Азотлы ашламаларның бөртекле культуралар уңышына тәэсире аларның минераль азот белән тәэмин ителеш дәрәҗәсенә бәйле. Иртә язда туфракның сөрү катламында минераль азот никадәр аз булса, азотлы ашламаларның тәэсире шулкадәр нәтиҗәлерәк, ашлык уңышы шулкадәр артыграк була һәм киресенчә булыргап мөмкин.
Туфракта минераль азот микъдары күрсәткечләре турындагы мәгълүматка таянып һәм аларның төрле факторларга (туфрак эшкәртү, узган ел уңышы, чүпле булу, моңа кадәр нинди культура үстерелгән булу, һава шартлары) бәйлелеген исәпкә алып, көтелә торган уңыш дәрәҗәсен исәпләп чыгарырга, шулай ук теге яки бу продуктивлык дәрәҗәсен формалаштыру булдыру өчен кирәкле өстәмә азот ашламасын кертү зарурлыгын ачыкларга мөмкин.
“Татарский” үзәк агрохимия хезмәте” ФДБУ белгечләре тарафыннан туфракка үткәрелгән диагностика нәтиҗәләре буенча туфрак катламында (0-60см) гомуми азот микъдары югарыда күрсәтелгән факторларга бәйле рәвештә 47-90 кг/га тәшкио итә. Тикшерелгән хуҗалыкларда бу түбәндәгечә: Әгерҗе районында – 68 кг/га; Апас районында – 49; Балтач районында – 47; Буа районында – 51; Югары Ослан районында – 48; Кайбыч районында – 90; Кама Тамагы районында - 48; Лаеш районында – 69; Мамадыш районында – 71; Менделеевск районында – 66; Балык Бистәсе районында – 76 һәм Теләче районында - 68 кг/га. Гектардан 3,5 - 4,0 тонна ашлык алу өчен 0-60 см җир катламында минераль азотның оптималь запасы гектарга 110-120 кг булырга тиеш, шуннан чыгып караганда, күрсәтелгән районнар өчен азот ашламасы белән тукландыру дозасы гектарга 30 - 73 кг булырга тиеш. Шуны аерым әйтергә кирәк, ашламага ихтыяҗны исәпләп чыгару өчен, һәр басуны тикшереп чыгарга кирәк. Әгәр ихтыяҗ 80 кг һәм аннан да күбрәк булса, тукландыруны ике мәртәбә башкарырга кирәк.
Елның үзенчәлекләрен һәм бигрәк тә 2024-2025 ел кышының аз карлы булуын исәпкә алганда, азотлы ашламалар белән язгы тукландыру көзге культураларның тернәкләнеп китүенә һәм нык үсүенә, интенсив тармаклануына, вегетатив массаны арттыруга һәм, ахыр чиктә, мул уңыш алуга ярдәм итәчәк.
Барлык агротехнологик нормаларны һәм аларны үткәрү срокларын үтәгән очракта, иртә яздан азот белән тукландырудан табышлылык уртача 50% тәшкил итә.
Безнең илдә иң киң таралган ике азотлы ашлама бар - аммиак селитрасы һәм карбамид - шулардан язгы тукландыру өчен аммиак селитрасын куллану яхшырак санала.