ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре студентлары арасында уздырылган «Яңа эш башлаучы фермер» VI интеллектуаль уенына йомгаклар ясадылар.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында югары һәм урта һөнәри белем учреждениеләре студентлары арасында уздырылган «Яңа эш башлаучы фермер» VI интеллектуаль уенына йомгаклар ясадылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары – статс-секретарь Иван Лебедев тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, быел уенның беренче этабында катнашуга илнең 48 субъектыннан 300дән артык команда теләк белдергән иде, шуннан бары тик 107 бизнес-план сайлап алынды, шулардан 37се финалга чыкты. Финалда 8 команда җиңүчеләр дип танылды. Шулар арасында «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ студентлары Айзат Хәлиуллин, Рөстәм Конов һәм Динар Яруллин да бар. Алар Татарстан Республикасы Кукмара районы «Сыйфат» хуҗалыгының крестьян (фермер) хуҗалыгы базасында сөт эшкәртү һәм сөт продукциясен сату буенча проект белән катнаштылар.

«Бүген авыл хуҗалыгы кайбер юнәлешләр буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешә. Үсеш перспективалары шулай ук авылда эшли торган югары квалификацияле кадрларга, яшь белгечләргә дә бәйле. Без көчле һәм акыллы авыл яшьләре өчен бүгенге заман таләпләренә туры килерлек хезмәт шартлары булдырырга тырышабыз, – диде Иван Лебедев.

Министр урынбасары фикеренчә, 2030 елга кадәр эшләнгән Аграр секторны үстерү стратегиясе буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүгенге көндә авыл хуҗалыгына күпме санда яшь белгечләр кирәклеген, шулай ук алар туры килергә тиешле таләпләрне тулысы белән күзаллый.

Бүген аграр югары уку йортларында заман таләпләренә туры килә торган программалар көйләнгән һәм кирәкле һөнәри стандартлар эшләнгән.

Министр соңыннан очрашуда катнашучыларга уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар теләде.

Шимбә көнне, 28 апрельдә, Казан шәһәренең 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узчак.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт эшкәртүче предприятиеләр тарафыннан чимал сатып алу күләмен арттыру мәсьәләләрен карадылар.

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы терлекчеләре бер сыердан тәүлеккә 16 килограммнан артык сөт савалар.

Татарстанда “Силос мәктәбе” семинары ике көнлек эшен тәмамлады. Исегезгә төшерәбез, ул «Красный Восток Агро» ААҖенең «Каргалы» мегафермасы базасында узды.

Татарстанда көзге культураларга һәм күпьеллык үләннәргә ашламалар кертү дәвам итә.

Бу елның апрель башында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында «Арчаэкопродукт» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлде.


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанда 25 апрельдә “2018 елның язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү турында” айлык игълан ителде.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыру өчен җирләрне биологияләштерү һәм туфракның уңдырышлылыгын арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Яңа Никольск авылыннан КФХ башлыгы Алексей Заикин сарыклар санын 1200 башка кадәр арттырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International