Республиканың Әлмәт районында “Авыл” кооперативы киңәя

2018 елның 12 июне, сишәмбе

ТР Әлмәт муниципаль районында   “Авыл” кооперативы   киңәя. Бүгенге  көндә аңа  17 кеше  кергән. Аларның  кайберләре  Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Ростова-Доннан, Самара өлкәсеннән  эшләргә дип килгән.   Кооператив  әгъзаларының  күпчелеге  – татарстанлылар.

«Авыл хуҗалыгы  белән шөгыльләнергә теләге  булган  һәркем бездә үзен  күрсәтә ала.  Бу,  бигрәк тә, зур капиталы   булмаганнарга кагыла. Кооперативта аларга  техника сатып  алуга һәм туфрак эшкәртүгә   6-7 миллион сум  акча тотарга  туры  килми.  Без техниканы үзебез сатып  алдык һәм аны  түбән бәяләрдән арендага  бирәбез, – дип сөйли  кооператив рәисе  Никола Иветич. – Әмма кайбер кешеләр бер  сезон эчендә  үзләрен миллионер  булалар  дип беләләр.    Бу  - алай түгел. Моңа  җитди карарга кирәк: биредә беренче көннән соңгы  көнгә кадәр хәтәрлекләр бар, әлбәттә. Әгәр күңелең  җиргә тартмый икән,   моның  белән шөгыльләнмәү хәерлерәк».

Быел кооператив  әгъзалары җиләк-җимеш  культуралары уңышын, шулай  ук     яшел тәмләткечләр  – укроп, кинза, петрушка һәм яшел суган уңышын җыюны  планлаштыралар. Исегезгә төшерәбез,  «Овощная долина» (“Яшелчә  аланы”)  мәйданы    350 га тәшкил итә.

«Хәзер ритейлерлар  белән сөйләшүләр алып барыла. Бу – кооператив  әгъзалыгының   тагын бер  өстенлеге – җитештерүчеләргә сату  урынын  мөстәкыйль эзләргә туры  килми,  – дип билгеләп үтте  Никола Иветич. – Узган  ел   3 мең тонналык  җиләк-җимешсаклагыч төзи башлаган  идек. Июнь азагына  ул  төзелеп бетәчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International