2018 елның 28 – 29 июнендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «ТатНИИСХ» ФДБФУнең тәҗрибә кырларында Россия өчен уникаль булган «Татарстанда кыр көне – 2018» кыр форматы күргәзмәсе узачак. Анда Россиянең һәм Татарстанның көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе чәчүлекләрен, АПК өлкәсендәге яңа технологияләрне, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын күрсәтәчәкләр.
Проектның төп өстенлеге – җитештерелгән продуктларны һәм җитештерүнең төрле ысулларын кыр шартларында презентацяләүнең инновацион һәм күрсәтмә форматта булуы, элемтәләр урнаштыру һәм эшлекле сөйләшүләр уздыру өчен, шулай ук катнашучыларны һәм аларның продукциясен тәкъдим итү өчен нәтиҗәле коммуникацион киңлек булу.
«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе экспозициясе блоклар белән булачак: «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Үлән мәйданы», «Мелиорация», «Икътисад», «Фән һәм кадрлар» һәм «Кече хуҗалыклар». Территориянең гомуми мәйданы 60 гектардан артык булачак.
Форумның эшлекле программасы кысаларында авыл хуҗалыгы, үсемлекчелек, терлекчелек темаларына һәм башка актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар уздырылачак.
Күргәзмә турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин: http://www.awtexpo.ru.