Татарстанда Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр җыю эше башкарыла

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Татарстанда  2030  елга  кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенә үзгәрешләр кертү өчен  тәкъдимнәр җыю  эше башкарыла.     Һәркем үз  инициативасын  сайтта  калдыра  ала: http://i.tatarstan2030.ru.

Моннан  тыш,  сайтта   Стратегия-2030ның  бүгенге  редакциясе белән, төп юнәлешләр,  проектлар, шулай  ук  Татарстан Республикасында  стратегик планлаштыру өлкәсендә уздырыла  торган  чаралар  белән танышырга  мөмкин. 

Стратегия-2030га  инициативаны  мобиль телефон аша  да  кертергә була.  Моның  өчен  «Татарстан – 2030» дигән махсус кушымта  эшләнде,  аңа Google play һәм  App Store аша  керергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International