Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Кармыш авылыннан КФХ башлыгы Динар Миңнебаев эре мөгезле терлекләр санын арттырды. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында 100 баш эре мөгезле терлек, 70 баш сарык һәм 23 ат исәпләнә. «2017 елда мин “Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы буенча грант оттым, проектның юнәлеше – 100 баш эре мөгезле терлек симертү, – дип сөйләде Динар Миңнебаев. – Грант акчаларына терлекчелек бинасын үзгәртеп кордым һәм терлекләр сатып алдым».
Терлек азыгы КФХда 600 га мәйданда үстерелә. «Җир эшкәртү өчен 4 трактор бар, – ди фермер. – Татарстанда авыл җирендә үз бизнесыңны үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтелү бик сөендерә. Мин шәһәргә дә китеп карадым, әмма, әйтергә кирәк, анда сине беркем дә колач җәеп көтеп тормый. Кире авылга кайттым. Бүгенге көндә тормышымнан, эшемнән канәгать. Алга таба сөт җитештерү белән дә шөгыльләнергә уйлыйм».