Татарстанда кышкы чорга терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 13 июньгә республикада 17,5 мең тонна сенаж һәм 0,37 мең тонна печән әзерләнгән.
Гомумән алганда, күпьеллык үләннәр 26 мең гектардан артык мәйданда чаптырылган, шул исәптән печән – 5,4 мең га, сенаж – 11,5 мең га, яшел азык корм – 9,9 мең га. Иң күп үлән чаптыручы районнар: Зәй (2,2 мең га), Азнакай (2,1 мең га), Нурлат (1,9 мең га), Аксубай (1,6 мең га), Кукмара (1,5 мең га) һәм Алексеевск (1,5 мең га) муниципаль районнары.