ТР Тәтеш муниципаль районының «Маяк» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы үсемлекләрен яклау чараларын башкаралар

2018 елның 9 июне, шимбә

ТР Тәтеш  муниципаль районының   «Маяк» ҖЧҖендә  авыл хуҗалыгы  үсемлекләрен  яклау буенча   чаралар уздырыла.  «Бездә  2588 гектар чәчүлек җирләре  бар, алар  барысы  да  әйләнештә. Хәзер  бөртеклеләрне    гербицидлар  белән эшлкәртү эшләре  бара. Аны  ике-өч көндә тәмамларга  уйлыйбыз, – дип сөйләде  хуҗалык  җитәкчесе  Алексей Ахтонов. – Уҗымнарны  да  исәпләп,  сатып алынган гербицидлар, инсектицидлар, фунгицидлар   1,2 миллион сумлык  булды».

Узган  елда  биредә бөртеклеләрдән мул уңыш  җыеп алдылар. «Быел чәчү  беркадәр соңгарак калды, шуңа  күрә урып-җыю эшләре  дә соңрак  башланыр инде.  Әмма шытымнар  начар түгел,  көнбагыш та  яхшы  үсә, – дип сөйләде  Алексей Ахтонов. – Азык  әзерләү   техникасы эшкә  чыгарга әзер, ә кешеләр  инде  күптән әзер. Безнең коллективта хезмәт сөючән, тырыш кешеләр эшли.  Механизаторлар  Хәбир Насыйбуллин, Рәис Галиәкбәров, Николай Трофимов, Василий Ефимов – бар  эшкә дә   осталар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International