Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Марат Әхмәтов: «Сөт тармагы һәркөнне игътибар үзәгендә булырга тиеш»

2018 елның 9 июне, шимбә

Шимбә көнне  ТР Хөкүмәте Йортындаа  узган  республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уңыш булдыру  ысуллары  турында сөйләде. 

Барлык муниципаль районы районнар белән  видеоконференция элемтәсе  режимындагы киңәшмәне   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР    Премьер-министры  Алексей Песошин да  катнашты.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы кырларга минераль ашламалар кертү әһәмиятен ассызыклады. “Бөтен сигез мобиль лаборатория дә эшкә җәлеп ителгән һәм интенсив рәвештә эшли, - диде ул. - Ашлама  кертү, әлбәттә, бик кирәк. Моны  үсемлекләрнең ашламага   ихтыяҗын  истә тотып эшләсәң,     нәтиҗә дә шулкадәр уңышлырак була». 

Министр сүзләренә караганда,  онытылып бара  язган  карбамид-аммиак куллану  яхшы  нәтиҗә бирә.

«Һава шартлары  аркасында  уңыш  булдыру  бу  атнада  тоткарланды, моның  нәтиҗәсе  дә яхшы  түгел инде.  Һәр уңайлы  вакытны  тоту  өчен сиптергечләр   басу  кырында ук  торырга  тиеш.   Бүгенгә  433 мең  га җир  эшкәртелгән. Районнар  буенча   мониторинг эше  дәвам итәчәк», – диде  Марат Әхмәтов.   

Аннары  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  башлыгы  терлекчелек  үсеше  турында  сөйләде. Ул, сөт бәяләр төшү соңгы  көннәрдә тукталды, диде.  Республика  буенча  1 кг.    18,40 сум тора. 

Марат Әхмәтов муниципаль район башлыкларын халыктан  сөт сатып  алуга   җитди игътибар бирергә өндәде. Сөткә  бәяләр төшәргә тиеш  түгел.   Аннары  ул  районнар буенча  тәүлеклек савымга  анализ ясады. 

Көндәлек савым күләме буенча дүрт район алдынгы урында, анда бер сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар (Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Саба). Ә рейтинг ахырында Югары Ослан, Минзәлә,Кама Тамагы районнары - көненә 12 килограммнан да ким савыла. Уртача республикада савым күләме - көненә 16 кг. 

«Май аенда сөт бездә узган елдагыча җитештерелде, –  диде Марат Әхмәтов. - Июнь   башында да шул ук хәл».

Шулай да, иң югары  күрсәткеч  Әлмәт районында, биредә  узган елдагыдан үсеш  19 % тәшкил итә.  Кукмара да  бу  күрсәткеч - (12%), Мамадышта -  (10%) һәм  Азнакай районында - (9%).

Узган киңәшмәдә кайбер районнар сөт савымы күләме буенча тәнкыйтьләнде. Кайбыч, Апас, Чистай һәм Буа районнарында вәзгыять үзгәрә башлады.

«Сөт тармагы безгә көн саен акчалата табыш  китерә, шуңа күрә аңа карата игътибар һәркөнне  игътибар үзәгендә булырга тиеш», - дип тәмамлады чыгышын министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International