Татарстанның Сарман районында машина белән сыер саву операторлары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү технологлары арасында конкурс узды

2018 елның 9 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының  “Сарман” агрофирмасы   Кәүҗияк терлекчелек  комплексы базасында  машина  белән сыер саву  операторлары һәм эре мөгезле терлекләр   үрчетү технологлары арасында    конкурс узды. Ярышларда  катнашучыларны  район башлыгы    Фәрит Хөснуллин, районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе   башлыгы    Альберт Шәрипов  һәм  «Сарман» агрофирмасы директоры Диккать Хөснетдинов сәламләделәр.

Ярышлар флагын  күтәрү бәхете «Сарман» агрофирмасы сыер свучысы    Ландыш Габделхаковага  һәм эре мөгезле терлекләр   үрчетү технологы  Людмила Гимадиевага  эләкте.

Конкурс башында  анда  катнашучылар    теоретик сорауларга  җаваплар  бирделәр. Практик  өлештә сыер савучылар  саву  аппаратларын  сүтеп җыйдылар, сыер саву буенча    биремнәр эшләделәр,   эре мөгезле терлекләр   үрчетү технологлары ясалма орлыкландыру  буенча  үз күнекмәләрен  күрсәттеләр.

Конкурс йомгаклары  буенча  сыер савучылар  арасында  беренче  урынны    «Сарман» агрофирмасыннан Әлфия Габделхакова алды. Икенче урынга  “Җәлил” агрофирмасыннан  Алмазия  Әхмәтова чыкты, өченче  урын “Нөркәй”  агрофирмасыннан   Рәйсә Даниловага  бирелде.  Эре мөгезле терлекләр   үрчетү технологлары арасында   беренче  урынга   «Җәлил” агрофирмасыннан  Людмила Гимадиева чыкты. Икенче  урында   –  «Сарман» агрофирмасыннан Рәмис Исламов, өченче  урын  “Нөркәй”  агрофирмасыннан Сергей Долгуновка бирелде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International