Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында булды. Сәфәрдә аның белән бергә Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин йөрде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы рәисе», «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» республика конкурсларын уздыру турында игълан итә.
Россия Студентлар отрядлары көнендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Татарстан Республикасының иң яхшы студентлар хезмәт отряды» конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурста 300дән артык кеше - шул исәптән хәрәкәтнең, партнерлары һәм эш бирүчеләре дә катнашты. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Дубай шәһәрендә.
Республиканың азык-төлек иминлеген булдыруга кече хуҗалыклар да зур өлеш кертәләр. 2024 елда алар 142 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән, 2023 елга карата үсеш 11% тәшкил итә. Шул ук вакытта аларның чагыштырма күләме гомуми күләмнән 44%тан 42%ка кадәр кимеде.
Тәтеш районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлауга багышланган «Икмәк – бөтен нәрсәгә баш» дигән тантаналы чара узды, анда узган елгы эшкә йомгаклар ясалды һәм районның агросәнәгать комплексы алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.
Томат, борыч, кыяр, баклажан һәм башка яшелчәләрнең нык һәм сәламәт үсентеләрен ничек булдырырга, яңа дача сезонына ничек әзерләнергә? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең 2024 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе коллегиясенең йомгаклау утырышы узды.
Бүген АПК казанышларының «Казан Агро 2025» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен ябу тантанасы булды. Күргәзмәдә Россиянең 33 төбәгеннән һәм 10 илдән барлыгы 276 компания катнашты һәм 78 төбәктән 12500 кеше килде. Бу өч көн аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа партнерлар эзләү көннәре булды. Катнашучылар алдынгы агротехнологияләрне, авыл хуҗалыгы техникасы яңалыкларын һәм агросәнәгать комплексы өчен заманча алымнарны күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Коллегия агросәнәгать комплексының 2024 елгы эшенә йомгаклар ясауга һәм 2025 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.