Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Буа муниципаль районы фермерлары белән аралаштылар

2025 елның 25 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Буа муниципаль районында булды.

Рөстәм Миңнеханов бүген Буа районына килгәнче Кайбыч муниципаль районында кыр эшләренең торышы белән танышып чыкты.

Буа районында Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов йөрделәр.

Килүгә үк Татарстан Республикасы Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, Буа районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка социаль-икътисадый хәл, районда республика программалары кысаларында төзелә торган объектлар турында сөйләделәр. Район кырларында чәчүнең барышы турында җентекләбрәк фикерләштеләр. Районда чәчү эшләре төгәлләнгән. Уҗымнар әйбәт кышлаган.

Районда терлекчелек өлкәсендә бераз кимү күзәтелә. Татарстан Рәисе бу фактка аерым игътибар итте. Ул, киләчәктә мондый тенденциягә юл куймас өчен бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк, диде.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, якын арада күрше муниципаль районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча зур киңәшмә узачак, киңәшмәдә шулай ук Буа районы фермерлары да катнашачак.

Фермерлар Рөстәм Миңнехановка яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү программасын кабул итү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр, аерым алганда, парниклар төзүгә субсидияләр бирү өлешендә (төзелеш материаллары бик кыйммәт булганга күрә). Республика Рәисе бу инициативаны хуплады һәм профильле министрлыкка үз тәкъдимнәрен эшләргә һәм кертергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җиләк-җимеш культуралары җитештерүче Дәүләтшиннарның крестьян-фермер хуҗалыгы эше белән танышты. Күпьеллык утыртмалар мәйданы 37 гектар тәшкил итә. Биредә төрле сорттагы алмагачлар үстерәләр: «Северный сенап», «Лобо», «Хани крисп», «Белорусские сладкие», «Беркутовское». Узган ел йомгаклары буенча алма уңышы 274 тонна чамасы булган.

Бакчаларда заманча технологияләр кулланыла, тамчылы су сибү көйләнгән һәм үсентеләрне утырту кагыйдәләре төгәл үтәлә. Дәүләтшиннар крестьян-фермер хуҗалыгы, «Гаилә фермаларын үстерү» конкурсында катнашып, (Буа районының Бик-Үти авылында интенсив типтагы алма бакчасын үстерүгә) грант ота.

 

 

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International