Татарстанда 8 районда терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

 Татарстанда хуҗалыклар терлекләр өчен азык әзерләүгә керештеләр. 26 майга авыл хезмәтчәннәре, көзге культураларны, аерым алганда, көзге арышны кулланып, 10 мең тоннадан артык сенаж әзерләгәннәр. Республиканың алты районында – Әгерҗе, Алабуга, Кайбыч, Лениногорск, Минзәлә һәм Мөслим районнарында көзге арышны терлек азыгына салу өчен чаптыралар. Азнакай һәм Чүпрәле районнары игенчеләре күпьеллык үләннәрдән сенаж әзерли башладылар.

Дымның яхшы булуы һәм һава шартларының уңай торуы үләннәргә актив үсәргә нык ярдәм итә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен чәчү кампаниясе тәмамлануга барлык ресурсларны терлек азыгын вакытында һәм сыйфатлы әзерләүгә тотарга өнди.

Агымдагы елда терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3 млн.270 мең тонна сенаж, 3 млн. 740 мең тонна силос, 327 мең тонна печән әзерләргә кирәк булачак. Бу шартлыча бер хайванны уртача 40 центнер азык тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Республикада терлек азыгы әзерләү кампаниясен уңышлы уздыру өчен шактый күп авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителгән. Кырларда 650 үзйөрешле азык җыю комбайны, 500 үзйөрешле һәм 1500 тагылма һәм асылмалы чапкыч эшли. Бу куелган бурычлар вакытында һәм сыйфатлы үтәлер, дип уйларга нигез бирә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International