Азнакай районында машина белән сыер саву операторлары һәм технологлар арасында конкурс узды

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы базасында машина белән сыер саву операторлары һәм технологлары арасында мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча конкурс узды.

Конкурс терлекчелек тармагы белгечләренең һөнәри осталыгын күтәрүгә һәм мөгезле эре терлекләрне карау һәм үрчетү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашуга юнәлдерелгән мөһим чара булды. Ярышларда барлыгы 18 сыер савучы һәм 11 технолог катнашты.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы тармагының казанышларын билгеләп үтте һәм ел буена район муллыгына зур өлеш кертеп эшләүче авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен җиткерде.

Конкурс йомгаклары буенча технологлар арасында беренче урынны «Союз-Агро» ҖЧҖенең Карамалы бүлекчәсеннән Илнур Төхвәтуллин алды.

Машина белән сыер саву операторлары арасында «Союз-Агро» ҖЧҖенең Карамалы бүлекчәсеннән Илгизә Вәлиева лидер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International