Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кайбыч районында булды. Татарстан Республикасы вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Республика Рәисе кырлардагы вәзгыять белән таныштылар.
Язгы кыр эшләре биредә март ахырында башланган. Чәчүлек мәйданнары мәйданы - 36 мең га. Кайбыч районы чәчүне беренчеләрдән булып төгәлләде. Хәзерге вакытта терлек азыгы әзерләү актив бара. Район җитәкчелеге әйтүенчә, Сабантуйга кадәр беренче чабымны бетерү бурычы куелган.
Ульянково авылы янында Рөстәм Миңнехановның хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән традицион очрашуы узды. Татарстан Рәисе шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә аерым тукталды. Бүген районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 1500 баш терлек исәпләнә. Рөстәм Миңнеханов терлекләрнең баш санын арттыруга халыкны кызыктыру зарурлыгына игътибар юнәлтте. Шулай ук ул атчылыкны үстерү буенча шундый ук программа әзерләнү турында да әйтте.
Аннары Республика Рәисе «Август Агро» ҖЧҖенең 3700 баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексында булды. Объектны 2023 елның августында төзи башлаганнар. Гомуми куәте - 4460 терлек урыны. Комплекс 2026 елның беренче кварталында тулысынча тутырылыр дип көтелә. Проект куәтенә чыкканда сөт җитештерү 45 мең тоннага җитәргә тиеш, тәүлеклек савым 123 тонна булыр, дип фаразлана.
Рөстәм Миңнехановка технологияләр, шулай ук хәзер башкарыла торган эшләр турында сөйләделәр. Аерым алганда, объектта терлек аслыгы склады һәм компостлау мәйданчыгы төзелә. Аларны файдалануга тапшыру октябрь ахырына планлаштырылган.