Министрлыкта Татарстан агросәнәгать комплексының юбиляр-ветераннарын котладылар

2025 елның 30 мае, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының юбиляр-ветераннарын -Фәйрүзә Гобәйдуллинаны һәм Фәйрүзә Вәҗиеваны котладылар.

Фәйрүзә Гобәйдуллина үзенең хезмәт эшчәнлеге еллары чорында Апас муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының предприятиеләрне реструктуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлегенең әйдәүче киңәшчесе вазыйфаларында эшләгән.

Фәйрүзә Вәҗиева, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында агросәнәгать комплексының Ветераннар советы иҗтимагый оешмасының җаваплы вәкиле буларак, озак еллар нәтиҗәле фидакарь хезмәте белән республика агросәнәгать комплексының үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Шулай ук үз вакытында «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләп, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эш алып барган, шуның белән аларның җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм иткән.

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүләре, һөнәри осталыклары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Фәйрүзә Гобәйдуллина һәм Фәйрүзә Вәҗиева Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының котлау хатларын һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгеләрен алдылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән юбилярларны министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Юбилярларны котлауда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Разил Сәетов, Наил Сабиров, Валерий Юнысов һәм Татьяна Ефремова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International