Сарман районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, шулай ук Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Ютазы муниципаль районнары башлыклары, районнарның авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, КФХлар, кооперативлар башлыклары катнашты.

Эш сәфәре кысаларында Марат Әхмәтов һәм Марат Җәббаров Г.Ф. Фәхразиев, А.Н.Миңнуллин һәм Р.Я.Мохтаровның шәхси ярдәмче хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштылар. Хуҗалыклар сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзүгә субсидияләр алганнар. Бүгенге көндә сөтне «Сарман продукт» тәэмин итү-эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында саталар.

Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар Юлтимер авылындагы Гыйбадуллин Рөстәм Рамил улы КХФсында булдылар. Хуҗалык 361,4 гектар җирдә үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Аннары Янурыс авылында алар «Агросила» агросәнәгать холдингының «Сарман» АФ ҖЧҖендә терлекчелек комплексын карадылар. Бүгенге көнгә сөт-товар комплексында 2828 баш сыер исәпләнә, шул исәптән 1674 баш сыердан тәүлеккә 30 тонна сөт савалар.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Марат Әхмәтов, узган елларда мондый семинар-киңәшмәләрне барлык муниципаль районнар да уздырган иде, дип билгеләп үтте. «Сезнең белән бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итүгә, авыл халкының социаль һәм эшлекле активлыгын кызыксындыруга өстәмә чаралар эшләү буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез», - диде Марат Әхмәтов.

Аның әйтүенчә, кече хуҗалыклар үсешенә 2024 елда 2,4 млрд сум акча бирелгән, шул исәптән 1,3 млрд сум – турыдан-туры ярдәм, ул федераль финанслашу белән - 6 юнәлеш һәм 9 республика юнәлеше буенча бүленгән. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 42%ы кече хуҗалыклар тарафыннан җитештерелгән.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары авыл кешеләренең тормыш сыйфатын күтәрү һәм конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерү буенча җитди эшләүне дәвам итәргә өндәде.

Марат Җәббаров шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм юнәлешләре турында сөйләде. «2025 елга 711 млн сум ярдәм суммасы каралган, бу узган елга караганда 262 млн сумга күбрәк», - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

Аның әйтүенчә, узган елдан башлап Татарстан Республикасында үзмәшгуль шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен үзләре җитештерә торган ачык грунт яшелчәләренә һәм бәрәңгегә субсидияләр алу мөмкинлеге каралган. Субсидияләү ставкалары быел 1 кг сатылган ачык грунт яшелчәләре өчен - 10 сумнан 20 сумга кадәр, 1 кг сатылган бәрәңге өчен 9 сумнан 18 сумга кадәр арттырылган. Министр Тукай районыннан Калинин Я.Г. шәхси ярдәмче хуҗалыгын мисалга китерде, ул «Единство» кооперативына 60 тонна яшелчә саткан, үзмәшгуль булып теркәлгән һәм, субсидияне исәпкә алып 1,7 млн сум чиста керем алган.

Семинар-киңәшмә кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов «Авыл эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәлдә катнашты.

Ул узган елда хуҗалыклар тарафыннан 142,2 млрд. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгәнен искәртеп узды, бу тулаем республика буенча җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 42%ын тәшкил итә.

“Бу нәтиҗәләргә ирешүдә шулай ук дәүләт ярдәменең дә файдасы зур булды. Безнең фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына турыдан-туры гомуми ярдәм суммасы 1,2 млрд сум тәшкил итте, шул исәптән федераль финанслашу - 588 млн сум”, - диде ул.

Чара азагында Марат Әхмәтов һәм Марат Җәббаров «Иң яхшы авыл җирлеге», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык», «Иң яхшы гаилә фермасы» һәм «Иң яхшы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе» номинацияләре буенча ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Соңгы зона семинар-киңәшмәсе 4 июньдә Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International