ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алуга өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

«Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалында ике ай буена «РСЦ–консультант» төркеме эшли, ул WhatsApрның мобиль һәм башка платформалары өчен текст хәбәрләре белән алмашу системасында оештырылган төркем.


11
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 10 июльдә терлекчелек тармагының 2018 елдагы 6 айлык эшенә йомгак ясау буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Тимершек авылында Сөт Бизнес Академиясендә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре өчен азык җитештерү процессларына идарә итү һәм сөт терлекчелегндә тукландыру мәсьәләләре буенча практик курслар узачак.

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Алга” бүлекчәсенең «Әсәнбаш-Агро» бүлекчәсе кырында механизаторлар-сабанчылар арасында ярышлар узды.


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Татарстанда икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның 2018 елгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерү башланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Авыл территорияләрен үстерү системасында кооператив хәрәкәт” темасына фәнни-гамәли конференция узды.

2018 елның 6 - 8 июлендә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Алферовка авылында авыл командалары арасында җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. ярышларны «Сәламәтлек» XV авыл Спартакиадасы кысаларында “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте    «2014-2017 елларга  һәм һәм 2020 елга  кадәр чорга  авыл   территорияләрен  тотрыклы  үстерү» дәүләт программасын үтәү йөзеннән  Россия  Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырыла торган     «Минем җирем Россия – 2018» иҗат  конкурсына  проектлар кабул итүнең  дәвам  итүен искәртә.    

Конкурсның  төп бурычы  – социаль  бурычларны  хәл итүдә югары  нәтиҗәлелеккә  ирешүче оешмаларны  табу,   аларның  тәҗирбәсен өйрәнү һәм тарату,   оешмаларда  социаль  партнерлык рәвешләрен  үстерү.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International