Республика районнарында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзү һәм үстерү буенча эшлекле очрашулар уза

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

2018 елның   28 сентябрендә  «РИВЦ»  АҖенең  Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү компетенциясе үзәге белгечләре Татарстан Республикасы Аксубай һәм Әлки муниципаль районнарының   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, авыл  җирлекләре башлыклары һәм   крестьян-фермер хуҗалыклары  башлыклары белән эшлекле очрашулар уздырдылар. Очрашуның төп  максаты  – Татарстан Республикасында   авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын төзүдә һәм үстерүдә  мәгълүмати-консультация ярдәмен күрсәтү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру.

Очрашу барышында Үзәк белгечләре авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының эш принципларын һәм аларга дәүләт ярдәме чараларын аңлаттылар. Мәсәлән,  2018 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү буенча яңа ярдәмче программа эшләде, анда эшчәнлекне башлап  җибәрү өчен (яңа төзелгән кооперативлар өчен) 5 млн.  сумга кадәр грант ярдәме карала.

Очрашуга килүчеләргә шулай ук  авыл хуҗалыгы кулланучылар  кооперативларына ярдәм итү өчен «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан тәкъдим ителә торган ташламалы банк һәм лизинг продуктларын алу мөмкинлекләре турында да мәгълүмат бирделәр.

Шундый рәвештәге  очрашулар  Татарстан Республикасының барлык  районнарында узачак. Бүген Үзәк белгечләре   Кайбыч һәм Апас муниципаль районнары  аграрийлары белән очрашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International