Шимбә көнне, 6 октябрьдә, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.
Совет районында ярминкәләр ике мәйданчыкта оештырыла: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖендә (Аграрный ур., 2) Мамадыш, Арча, Апас, Балтач, муниципаль районнары фермерларының продукциясе сатылачак, Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә) Балык Бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Яңа Савин районында «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре була.
Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен Питрәч муниципаль районы фермерлары тәкъдим итәчәк.
Киров районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату өч мәйданчыкта оештырыла: «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территория мәйданчыгында (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы авыл хезмәтчәннәренең продукциясе булачак һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1) ярминкә эшләячәк. Чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин ур., 20) Чүпрәле муниципаль районы җитештерүчеләренең авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак.
Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә уза. Биредә Теләче муниципаль районы фермерлары үз продукциясен тәкъдим итәчәкләр.
Идел буе районында «Проспект» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Алексеевск муниципаль районы вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла.
Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша, болар – «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге, «Татагролизинг» АҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, «Яратель» кошчылык фабрикасы”, «Пестречинка» ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «АгроИнвест» идарәчел компаниясе” ЯАҖ, “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ һәм башка оешмалар.
Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында, 16 (“Төзүче” стадионы), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Чулман проспекты буенча ипподром территориясендә. Сатуга үз продукциясен Сарман, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре алып килә.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы продукциясен сату Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.