«Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында «Россия дөньякүләм органик продукция базарында» темасына сессия узачак

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

2018 елны 10 октябрендә Мәскәүдә ВДНХ   территориясендә 75 нче  павильонда, Зал А, 4 нче конференц-залда   «Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында  «Россия дөньякүләм органик продукция базарында» мәсьәләсе буенча   панель сессия узачак, анда органик  авыл хуҗалыгы өлкәсендә әйдәүче  үзебезнең һәм чит илләрнең  экспертлары  һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы  вәкилләре катнаша.  Сессиядә катнашу өчен шулай ук  Австрия, Германия һәм   Чехия илчелекләре вәкилләре чакырылган.

Сессиядә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:  Россия иң эре органик продукция җитештерүче  һәм экспортлаучы  булып җитешергә сәләтлеме? Без,  органик  авыл хуҗалыгы  чималы гына түгел, ә сыйфатлы продукция дә экспортлый алабызмы? Без, кулланучылар күзлегеннән чыгып, чит ил базарларын аңлый алабызмы?  Россиянең органик продукциясен  чит ил базарларына ничек чыгарырга һәм аларда ничек калырга? Гамәлдәге законнар тармакны тиз арада үстерүгә ни дәрәҗәдә ярдәм  итә ала?  Органик  авыл хуҗалыгын үстерү өчен  илдә булган ресурслардан ничек нәтиҗәле файдаланырга?  

Сессиядә катнашучылар органик  авыл хуҗалыгы турындагы законның үзебезнең җитештерүне үстерүгә һәм сертификацияләнгән органик продукцияне экспортлауга, органик продукция җитештерүдә Россиянең конкуренция өстенлекләренә, өстенлекле сәүдә базарларына һәм кулланучыларның аларга өстенлек бирүләренә, шулай ук   органик продукцияне   чит ил базарларына  чыгаруга   һәм аларда  калуга  йогынтысы турында фикер  алышачаклар.

Чара “зал белән”  әңгәмә   кору  режимында барачак, биредә һәркем куелган тема  буенча  үзен борчыган мәсьәләләр хакында сораулар бирә алачак.

Панель сессиядә катнашу өчен «Алтын көз» сайтында  http://goldenautumn.moscow/visitors/get-a-ticket/ сылтамасы буенча килүче буларак  теркәлергә кирәк.

Кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча сорауларыгызны түбәндәге адрес буенча бирә аласыз:  info@rosorganic.ru яисә  8(926) 8402370  телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International