Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың агросәнәгать комплексында эшләгән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Бу күркәм гадәт Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында күп еллар бара инде.
Иртәгә Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ кырларында «Орлык кукурузы — терлекләрнең туклыклы рацион нигезе» темасына семинар-киңәшмә узачак.
2018 елның 27 - 30 сентябрендә Болгар шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары узды.
Бүген Арча муниципаль районында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән унынчы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыю экваторга якынлашып килә. 28 сентябрьгә татлы тамыр барлык мәйданның 48 процентында җыелган. Миллион тоннадан артык чөгендер җыелган, бер гектардан уртача уңыш – 347 центнер.
Шимбә көнне Питрәч районы Наратлыгында «Скорлупино» утарында III Бөтенроссия йомырка фестивале узды. Әлеге чара өченче ел рәттән уздырыла, бирегә Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, ә Россииянең башка төбәкләреннән дә киләләр. Быел фестивальгә 3600 катнашучы һәм кунак килде.
Бүген Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды.
26 сентябрьдә Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыюда нәтиҗәле эшләүче механизаторларны бүләкләделәр.
2018 ел башыннан бирле «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы төбәктә сезонлы һәм урып-җыю эшләрен финанслауга 10 млрд. сум акча бирде, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 29%ка күбрәк, шул исәптән ташламалы кредитлау кысаларында – 7,6 млрд сум.
Фестиваль кунакларын йомыркалы гаҗәеп кызыклы уеннар көтә: йомырка ыргыту чемпионаты, әтәчләр сугышы, йомырка белән ярышлар, шулай ук тагын бик күп төрле махсус конкурслар, аттракционнар һәм мавыктыргыч уеннар булачак.