Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә.   4 октябрьгә   37,9 мең   га (планнан 59%) мәйданда 1320,7 мең   тонна  шикәр чөгендере чыгарылган. Бер гектардан уртача уңыш 348 центнер тәшкил итә.

Бәрәңге 5 мең   га (84%)  мәйданда   138,1 мең   тонна җыелган,  уртача уңыш –  276 ц/га.

Республика хуҗалыкларында яшелчә  1065 га (45%) мәйданда җыелган. Тулаем җыем  21,6 мең   тонна тәшкил итә.

Республикада орлык кукурузы 2,1 мең  га мәйданда 8,9 мең  тонна суктырылган. Уртача уңыш –   42,4 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International