2018 елның сентябрендә «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 74,2 мең тонна ашлык һәм аның эшләнмәләрен тикшерделәр

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2018  елның   сентябрендә  «Ашлык  сыйфатын  бәяләү  үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы  филиалы белгечләре  74,2 мең тонна ашлык   һәм     аның эшләнмәләренең иминлек һәм сыйфат таләпләренә туры килүен тикшергәннәр, тикшерүгә 415 партия алынган, барысы  5805 тикшерү уздырылган.

 280 продукция партиясенә сыйфат  сертификаты бирелгән (гомуми күләме 52,9 мең тн), шул   исәптән 154  партия   (10,8 мең  тн)   экспортка җибәрелгән, ил эчендә   126 партиия  ашлык  продукты (42,1 мең тн)   таратылган.

Филиалның сынау  лабораториясе тарафыннан  137 (21,3 мең тонна) ашлык сынау беркетмәсе бирелде.

«Ашлык  сыйфатын  бәяләү  үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы  филиалы белгечләре тарафыннан  сыйфатсыз һәм стандартларга туры килми торган 3,1 мең тонна  продукция  булуы ачыкланган, шул исәптән  584 тонна продукция -  сәер исле, 2,5 мең тонна –  зарарлы корткычлар белән йогышланган икмәк   запаслары, 64,5 тонна продукция  – башка күрсәткечләр буенча таләпләргә туры килми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International