Тукай районы аграрийлары бәрәңге уңышын җыеп бетерделәр. 293 гектардан 7,9 мең тонна бәрәңге җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш - 271 центнер.
«Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында 65 гектар мәйданнан 2350 тонна бәрәңге җыелган. Хәзер бәрәңгене чистарту, сортларга аеру һәм калибровкалау эшләре бара. Складта бәрәңге өеме түшәмгә кадәр җиткән. Хуҗалык башлыгы Минталип Миңнеханов, быел уңыш сөендерә, ди.
Хуҗалыкта фермерлар өчен “Бердәмлек” («Единство») (СПССК) төзелә. Аның бинасы төзелеп беткән инде, кооперативка юл гына саласы калган. Киләчәктә районның бәрәңге игүчеләре үзләре үстергән продукцияне чистарту, юуу, сортларга аеру, калибровкалау һәм саклау өчен кооперативка китерә алалар. Бәрәңге, сортына карап, төрлечә сакланырга тиеш булганга, «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы фермерларга үз хуҗалыгы бәрәңгесенең орлыгын алырга тәкъдим итә.