4 октябрьдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында кошлар һәм терлекләрдә була торган аеруча куркыныч инфекцияләрне бетерү буенча ветеринарлар өчен команда-штаб күнекмәләре узды. Укулар барышында Республика ветеринария лабораториясе белгечләре нинди авырулар вакытында нинди патологик материаллар алынырга тиешлеген күрсәттеләр.
Аеруча куркыныч инфекцияләргә түләмә (сибир. язва), африка дуңгызлар чумасы, кош гриппы керә. Югарыда күрсәтелгән авырулар ачыклангада уздырыла торган чаралар охшаш була, төп аерма - патологик материалны дөрес сайлау.
Аеруча куркыныч йогышлы авырулар барлыкка килгәндә уздырылырга тиешле барлык чаралар африка дуңгызлар чумасы үрнәгендә этаплап сайлап алынды.
Эпизоотиягә каршы җыелма отряд: ветеринария разведкалавы һәм утилизацияләү төркеменнән; лаборатор диагностикалау төркеменнән; тотып алу һәм йоклату төркеменнән; исәпкә алу һәм читләтү төркеменнән; дезинфекцияләү төркеменнән; эпидемиологик разведкалау төркеменнән; эпидемиологик мониторинглау төркеменнән; кыргый хайваннарның санын барлау төркеменнән; матди тәэмин итү төркеменнән; иҗтимагый тәртипне саклау төркеменнән; янгын куркынычсызлыгын истә тоту төркеменнән тора.
Укулар барышында техник җиһазланыш – «КАМАЗ» автомобиле базасында ДУМ -118 дезинфекцияләү җайланмасы эшләгән килеш күрсәтелде. Җайланма эпизоотия чыганагына 8 тонна дезинфекцияләү эретмәсен китерә ала, аңарда автоном рәвештә дә югары температуралы эретмә әзерләү мөмкинлеге бар.