Шимбә көнне, 22 сентябрьдә, Казанның 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.
2018 елның 23 сентябрендә «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ виноград үстерүчеләрнең «Казанская лоза» клубы белән берлектә “Татарстанның бакча һәм виноград җимешләре» күргәзмә-ярминкәсен уздыра.
Яңа Чишмә авылында яшәүче Илья һәм Наталья Мельниковлар ай саен өч тоннага якын кәҗә сөте саталар. Алар хуҗалыгында 49 савым кәҗә бар, ә барысы 80 баш исәпләнә.
«АГРОКӨЧ» АҖ Казан Федераль Университеты белән берлектә авыл хуҗалыгы тармагында инновацион проектны гамәлгә ашыруга кереште. Программаның беренче этабы 15 сентябрьдә башланды.
Игенчеләр саренда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Россия Федерациясендә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Регина Джонс-Бос ханым җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
2018 елның 18 сентябрендә Игенчеләр сараенда АПК хезмәткәрләренең республика һөнәр берлеге оешмасы комитеты Президиумының киңәйтелгән утырышы узды, аны Фәридә Гарифуллина алып барды.
Грантларның гомуми суммасы 94,8 млн. сум тәшкил итә, шуннан 54,9 млн. сумы (58 процент) федераль бюджеттан бүлеп бирелде. Шулай ук бизнес-проектлар буенча 70 эш урыны булдырылды.
Татарстан Республикасы Арча районы «Аю» агрофирмасы» ҖЧҖ беренчеләрдән булып бөртекле культураларны җыюны төгәлләделәр. Бүгенге көндә урып-җыю техникасы кышкы саклауга куелды.
Грантларның гомуми күләме 70,2 млн. сум тәшкил итә, шуннан 40,7 млн. сум (58%) федераль бюджеттан бирелде.
Селектор киңәшмәсендә Идел буе федераль округы субъектларында мелиорацияне үстерү буенча ярдәмче программаны гамәлгә ашыруның барышын карадылар. Киәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.