ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Курск өлкәсендә Курс  сугышында Җиңүнең  75  еллыгына  багышланган XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары тәмамланды.

Апас  районы кырларында урак өсенең кызган чагы.  Район көзге культураларны җыеп бетерүгә якынлаша.   13,96 мең  гектарда  32,8 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык - бер гектардан  23,5 центнер. Бүгенге көнгә урып-җыю эшләре     41,6%ка  башкарылган. Каратун  элеваторына     16 мең тоннадан артык ашлык озатылган,  бу  аның җитештерү   куәтенең чирек  күләмен тәшкил  итә.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кукмара, Балтач, Саба  муниципаль районнарында  кыр  эшләренең  барышы  белән танышып кайтты.

Сарман районы  игенчеләре  көзге  бодайны  җыеп бетерделәр. Культура   15,8 мең  гектар мәйданда  чәчелгән иде. 

Татарстан Республикасының 17 муниципаль районында 3  августтан махсус күрсәтмә  бирелгәнчегә  кадәр гадәттән тыш вәзгыять   режимы кертелде.

Оператив белешмәләр буенча,  7 августка  Татарстанда   быелгы  уңыш  ашлыгы   426,6 мең га мәйданда  җыелган, бу  барлык  чәчүлек  мәйданының 28,7 %ын  тәшкилитә.

Аксубай муниципаль районында  көзге  культураларны  җыю  ахырына  якынлаша.  Оператив белешмәләргә   караганда,  7 августка  районда   10 мең га мәйланда   27,9 мең тонна көзге  бодай  суктырылды, уртача  уңыш  –    28 ц/га. Көзге   бодай 585 гектар мәйданда   2,1 мең тонна  җыеп алынды, уртача  уңыш  –   36,1 ц/га.


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Баулы    районы  кырларында   көзге  арыш  белән  көзге  бодай җыялар. Оператив белешмәләргә   караганда, районда  4,9 мең  га мәйдан суктырып җыелган, бу  фараздан 17,2% тәшкил   итә, шуннан  11 мең тонна  ашлык     кайтарылган,  бер   гектардан    уртача   уңыш    22,4 центнер чыга.

Оператив  белешмәләр буенча  6 августк  Татарстанда 390,3 мең га  мәйданда   1129,5 мең тонна   а   ашлык  суктырылган, бер гектардан   уртача уңыш  28,9 центнер тәшкил  итә. 

Урак  өстендә агитбригадаларның,  кырларга килеп, игенчеләр белән  очрашулары матур  гадәткә  керде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International