Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте эше турында мәгълүмат бирделәр.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды.
Киңәшмәдә электрон ветеринария сертификациясе системасы турында да сүз барды, ул 2018 елның 1 июленнән гамәлгә кергән иде. Татарстан - пилот төбәге буларак – системада 2015 елның сентябреннән эшли башлады. Сертификатлар республиканың барлык дәүләт ветеринария берләшмәләрендә бирелә. Авыл кешеләре үз продукциясенә сертификатны участок пунктларында ветеринария табибларыннан алалар. Республика буенча меңнән артык (1118) дәүләт ветеринария табибы рәсми документлар бирәләр.
«Меркурий» системасы эшли башлаганнан 23 миллионнан артык (23 167 011) электрон документ бирелгән. Һәркөнне республикада 100 меңгә якын сертификат бирелә.
Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте контролендә булган продукция җитештерә торган барлык предприятиеләр «Меркурийга» тоташтырылган.
Россельхознадзор мәгълүматы буенча, 2019 елның 1 июленнән әзер сөт продукцисе электрон документлар белән йөртелергә тиеш.
Дәүләт ветеринария хезмәте терлекләрдә һәм кошларда була торган аеруча куркыныч авыруларны пофилактикалау буенча план чараларын башкаралар. 3 миллионннан артык вакцинация ясалган, шулай 2 миллионнанан артык диагностик тикшеренүләр башкарылган.
Агымдагы елның 10 аенда 108 африка дуңгызлар үләте очрагы ачыкланган, шул исәптән 8 - Саратов өлкәсендә, 3 - Түбән Новгород өлкәсендә.
Кош гриппы буенча илдә хәлләр киеренке саклана. Ел башыннан бирле 81 шундый пункт ачыкланган. Шуннан 80 проценты Идел буе округы төбәкләренә туры килә.
Бу авыру безнең республиканы читләтеп узмады. Идел аръягындагы районнарынң 16 торак пунктында барысы 24 хуҗалык зыян күрде.
Терлекчелектә төп күрсәткечләрнең берсе - терлекләрнең сакланышы. Аеруча яшь бозауларның баш санын саклап калу борчу тудыра. Ел башыннан бирле 11 мең баш бозау үлгән, бу - туганнан 5,4 процент тәшкил итә.
Яшь терлекләр үлүнең иң күп очрагы Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Әгерҗе, Ютазы, Мөслим районнарында күзәтелә - туган бозауларның 8 - 20 проценты үлә.
Киңәшмә барышында мобиль ветеринария пунктларының мөһимлеге турында да сөйләделәр. Алар 2017 елгы республика программасы буенча сатып алынды һәм бу елның мартыннан районнарга тапшырылды. Пункты на базе «УАЗ» автомобиле базасындагы пунктлар тиешле җайланмалар һәм инструментлар белән җиһазландырылган. Һәр районда авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча күчмә бригада оештырылган.