«Агрокөч» АҖ Househam компаниясе белән күпэтаплы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Аны имзалау процедурасы Россия-Британия бизнес-форумы кысаларында узды. Беренче этапта «Агрокөч» холдингы предприятиеләрендә сынау өчен ике сиптергеч кайтару планлаштырыла. Мондый техникага ия булу кырларны эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм нәтиҗәдә уңышның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк.
Хезмәттәшлекнең беренче этабын үтәү йомгаклары буенча Чаллыда Househam компаниясе техникасына хезмәт күрсәтү буенча рәсми вәкиллек төзү күздә тотыла. Технологик юнәлеш Европа коллегалары белән хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм тәҗрибә алмашуга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта бу Househam компаниясе өчен дә турыдан-туры Россия базарына чыгарга мөмкинлек бирә.
Светлана Барсукова, «Агрокөч» АҖенең генераль директоры: «Проектны уңышлы гамәлгә ашырган очракта, без шундый махсуслаштырылган техниканы җыю буенча үзебездә җитештерү мәйданчыгын булдыруны планлаштырабыз. Киләчәктә мондый җыю предприятиесен булдыру территориянең социаль-икътисадый куәтен арттырачак һәм кайбер ташламаларга юл ачачак. Эксперт бәяләүләре буенча бүгенге көнгә базарда чит ил сиптергечләренең өлеше 55%ка якын. Чит илләрдән кайтарыла торган авыл хуҗалыгы техникасының бәясе арта барганга күрә һәм, илнең импортны алмаштыруга юнәлеш алуын исәпкә алып, Househam компаниясе белән берлектә бу проектны гамәлгә ашыру Холдинг предприятиеләренә генә файда китереп калмыйча, Татарстан Республикасында, шулай ук якын төбәкләрдә үсемлекчелек белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга да уңай тәэсир итәчәк».
Белешмә: Househam компаниясе авыл хуҗалыгы сиптергечләрендә актив эленмәләр куллана башлаучыларның һәм эремәләрне актив рециркуляцияләүне тәкъдим итүчеләрнең берсе. Бүген компаниянең еллык табыш әйләнеше, елга 80 берәмлектән артык сиптергеч җитештереп, 11 млн фунт тәшкил итә. Предприятие үсемлекләрне химик яклау өчен тулы җайланмалар спектрын тәкъдим итә һәм Бөекбританиядә сиптергечләр җитештерү буенча лидер. Househam компаниясе сиптергечләре модельләре арасынннан Spirit моделен түбәндәге яклары буенча өстенлеккә ия булуын әйтергә кирәк: аңа хезмәт күрсәтү бик гади, юл ачылышының югары булуы, авырлыгы җиңел булу һәм сиптергәндә ул тыгылса, форсункаларның үзлегеннән эштән туктавын тәэмин итә торган SELETRON системасы булуы. Моннан тыш, система препаратларны бүген аграр базар тәкъдим итә торган иң югары дәрәҗәдә дифференцияле кертергә ярдәм итә,