2018 елның 22 - 25 ноябрендә Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасының ХV нче «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал уеннары узды.
Финал ярышларында республика муниципаль районнарыннан 7 команда катнашты. Катнашучыларның саны 100 кешеләп бар иде.
Команда исәбендә урыннар болай бүленде: 1 нче урында - Алексеевск районы командасы, 2 нче урында - Спас районы командасы, 3 нче урында - Әлмәт районы командасы.