Татарстанда техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркының авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга әзерлеге буенча АПК оешмалары арасында конкурс уздыру йомгаклары

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Республиканың  муниципаль районнарында  техниканы   кышкы  саклауга  кую һәм машина-трактор  паркының  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  алдагы  чәчү  сезонына  ремонтлауга  әзерлеге буенча АПК оешмалары  арасында  конкурслар  узды.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  боерыгы  нигезендә комиссияләр  ГОСТ 7711-2009  буенча   авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  ашлык  җыю һәм азык  җыю  комбайннарының, чәчү, туфрак  эшкәртү агрегатларының   торышын,  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  ремонтлауның  барышын,  машина-трактор  паркларының  торышын, хезмәткәрләрне  матди кызыксындыру һәм  хезмәтне  саклау дәрәҗәсен бәяләргә тиеш иде.    

Комиссияләр  беркетмәләре  буенча,  бу  эш   Актаныш,  Әтнә,   Арча, Балтач, Буа, Зәй, Сарман, Кайбыч, Нурлат һәм Саба  муниципаль районнарында  уңышлы  оештырылган.    

Техниканы ремонтлау 709 ремонтлау пунктында, 665 ремонтлау  остаханәсендә алып барыла, аларның 1100е -  җылытылган.    

Кайбер хуҗалыкларда тагылма, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатлары  ремонтланып беткән.  

Республика буенча барысы 20%тан артык трактор, 40% тан артык   культиватор һәм катнаш агрегат, 30% тан артык чәчкеч, 20% тан артык чәчү   комплекслары һәм 10% чамасы комбайннар ремонтланган. 

Бу эш механизация хезмәте тарафыннан махсус контрольдә тора, һәм  һәркөнне ремонтлау мониторингы алып барыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International