Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс игълан итә

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яңа эшли башлаган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирү буенча конкурс игълан итә.  

Гаризалар һәм документлар 2018 елның 15 ноябреннән 14 декабренә кадәр  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан  Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат, 309 каб.  Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.  

Грантлар бирү тәртибе турындагы мәгълүмат һәм документлар формалары  биредә урнаштырылган:  http://agro.tatarstan.ru/,  бүлек – «Фермерларга,  авыл  хуҗалыгы  кооперативларына  грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   субсидияләр»  бүлеге,  бүлекчә – «Авыл хуҗалыгы кулланучылар  кооперативларының матди-техник базасын үстерү».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International