Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә узган агроиминләштерүне үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимындагы киңәшмәдә катнашты. Чарада шулай ук министр урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, АПКның төбәк идарә органнары вәкилләре, республика территориясендә дәүләт ярдәме белән иминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
Елена Фастова билгеләп үткәнчә, кайбер объектив сәбәпләр аркасында 2017-2018 елларда игенчелектә иминләштерүнең кимүе, ә терлекчелек тармагында артуы күзәтелә. РФендә быел иминләштерелгән мәйданның күләме барлык чәчүлек мәйданының 1 %ын диярлек кенә тәшкил итә.
Очрашу барышында Елена Фастова АПКда агроиминләштерүне арттыру буенча башкарылырга тиешле чараларны билгеләде. Аерым алганда, 2019 елда “бердәм” субсидия акчаларын бүлү принциплары үзгәрә, агроиминләштерүне субсидияләр бирү кысаларында кызыксындыру тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә шулай ук агроиминләштерүне үстерүнең максатчан индикаторлары каралды. 2019 елда РФендә түбәндәге күрсәткечләргә ирешү планлаштырыла: иминләштерелгән мәйдан өлеше - 3,3%; авыл хуҗалыгы терлекләренең баш саны өлеше - 14,6%.