Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лаешта авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, крестьян - фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда унбер муниципаль районның башлыклары, аграр сектор вәкилләре, республика парламенты депутатлары, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Авыл халкының активлыгын арттыруга юнәлдерелгән зона киңәшмәләре 2009 башлап үткәрелә. Быел АПК өлкәсендә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу «түгәрәк өстәлләр» рәвешендә узды һәм бу үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте
Пленар утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә җирле товар җитештерүчеләрнең күргәзмәсен карап чыкты.
Кече хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авыл халкының активлыгын арттыру мәсьәләсенә игътибар итү беренче Президент Минтимер Шәймиевтан башланып, Рөстәм Миңнеханов килгәч, бу системага кереп китте, диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин авылда демографик хәлнең борчуы турында әйтте. «Безнең төп бурыч – авылны һәм авыл тормыш рәвешен саклап калу. Авыл кешесе – буыннан-буынга килә торган халкыбыз тарихын һәм гореф-гадәтләрен саклаучы ул», – дип ассызыклады парламент башлыгы.
Аграрийлар алдында тора торган бурычларның тагын берсе - авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары төзү.
«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен шартлар тудыру шактый зур финанс чыгымнары таләп итә», – диде ул. 2019 елгы Татарстан Республикасы бюджетында төрле программалар һәм грантлар рәвешендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмнең төрле төрләре каралган.
Киңәшмәдә катнашучыларны шулай ук Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Ул җирле фермерларның үз продукциясе белән даими рәвештә республика ярминкәләрендә катнашуларын билгеләп үтте. "Ярминкәдән үз товарын сатмыйча кайткан кеше юк әле. Аерым система бар, кешеләр үзләре дә шуңа омтылалар", - дип ассызыклады ул.
Районда, ит, сөт юнәлешләреннән тыш, яшелчә, җиләк-җимеш, шампиньон гөмбәсе, суган, сарымсак, балык үрчетү белән дә шөгыльләнәләр.
Михаил Афанасьев районда кооперация үсеше турында да сөйләде. Кайбер хуҗалыклар үз үрнәкләрендә моның нәтиҗәлелеген күрсәттеләр, диде ул. Әмма, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча хәл ителәсе проблемаларның да шактый булын билгеләп үтте ул. Болар – продукцияне эшкәртү, фасовкалау проблемалары, квалификацияле кадрлар җитмәү.
Кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады.
Агымдагы елгы күрсәткечләргә килгәндә, терлекчелек буенча күрсәткечләр тотрыклы, диде ул. “Аграрийлар елны биш процент үсеш белән тәмамлыйлар. Сыерлар саны кимү аркасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үсеш юк диярлек, нәтиҗәдә сөт җитештерү күләме дә кими”, - диде ул.
Ришат Хәбипов билгеләп үтүенчә, шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнергә теләүчеләр кими бара. Авылда хезмәткә сәләтле 420 мең кешедән 71 мең кеше генә эшли. Балтач, Теләче, Әтнә, Кукмара кебек районнарда һәр йортта терлек бар. Ә менә Лаеш, Биектау, Питрәч кебек районнарда кешеләр әкренләп шәһәргә тартылып баралар, диде нотыкчы. Бу мәсьәләне хәл итү өчен комплекслы якын килү кирәк. – Төп бурыч - кешеләргә үз территорияләрендә шөгыль табу, дип саный Ришат Хәбипов.
Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүнең актуальлеген ассызыклап, Ришат Хәбипов Татарстан Президенты тарафыннан Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү компетенциясе үзәген төзү турында карар кабул ителүе турында әйтте. Яңа учреждение агарту эшләре алып барачак һәм халыкка мәгълүмати-консультатив хезмәтләр күрсәтәчәк.
РФ ФС Дәүләт Думасы кабул иткән үзләренә эшләүче гражданнарга салым салу турында 2019 елда гамәлгә керә торган законның авыл хуҗалыгы эшкуарлары өчен куркыныч булмавын билгеләп үтте нотыкчы. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бу закон зыянлы түгел, дип тынычландырды Ришат Хәбипов. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар турындагы законда аларның эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына керми торган махсус статусы билгеләнгән, дип тынычландырды ул.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан җитәкчелеге 30лап республика программасын гамәлгә ашыру аша авыл проблемаларын хәл итү һәм халыкка уңай шартлар тудыру өчен бар мөмкинлекләрне дә эшли, дип билгеләп үтте.
«Бу программалар эшли һәм алар үз нәтиҗәләрен бирергә тиеш», – дип ассызыклады ул. Парламент башлыгы районнар һәм авыл җирлекләре башлыкларын халык белән активрак эшләргә һәм республика программаларында катнашырга өндәде.
Дәүләт Советы Рәисе эшкуарларга аяк чала торган «бюрократик процедураларны» гадиләштерергә кирәк, дип саный.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика яңа сайлау циклына керә, диде: 2019 елда республика халкына Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк, ә 2020 елда – Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын.
Очрашу республиканың авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.