ТИПКАда «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча курслар узды

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

 21 - 23 ноябрьдә  “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем  бирү ФДБМУендә «Органик  авыл  хуҗалыгы» программасы  буенча курслар узды.  

Курсларга  килүчеләр алдында «Россельхозцентр» ФДБМУенең Татарстан  Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях, «Россельхозцентр» ФДБМУенең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе  урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Россельхозцентр» ФДБМУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко,   «Органика» җитештерү үзәге  җитәкчесе   Владимир  Гогин, Татарстан  Республикасының  атказанган   агрономы   Иосиф Левин,  шулай  ук   «ТИПКА» өстәмә  белем  бирү ФДБМУенең   профессор – мөгәллимнәр составы чыгышлар  ясадылар. 

Уку  барышында  Ставрополь дәүләт аграр  университетының  гомуми  һәм  мелиоратив  игенчелек  кафедрасы  мөдире,  профессор   Ольга   Власова,    Ставрополь дәүләт аграр  университетының  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү һәм эшкәртү  технологиясе    кафедрасы  мөдире   Ольга   Сычева  катнашында  түгәрәк  өстәлләр оештырылды.  

Укуларның  практик  өлешендә  катнашучылар «Россельхозцентр» ФДБМУенең Татарстан  Республикасы филиалында  булдылар,  анда  үзәкнең  һәм  биофабриканың  казанышлары  белән  таныштылар.  

Укуларда  катнашучылар  дәресләрнең  югары  дәрәҗәдә  оештырылуын  һәм  программаның  тирән  эчтәлекле булуын билгеләп үттеләр. 

Курсларны тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International