Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоровны котладылар.
Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 47нче республика конкурсы узды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, аграр югары уку йортлары һәм техникумнар студентлары катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2025 елның 20 июненнән 4 июленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә, субсидия күләмнәре түбәндәгечә карала: бер сыерга - 6300 сум исәбеннән, бер ана кәҗәгә һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиенә - 1000 сум исәбеннән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы Рәисе администрациясеннән Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре дарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Ренат Өметбаев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 8нче республика конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты студентлары катнашты.
Модель компаниянең F 2000 төркеменең мантыйкый үсеше булып тора, чөнки моңа кадәр Россия базарында шундый югары җитештерүчән азык әзерләү техникасы арасында бары тик чит ил компанияләре генә булган.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Самара өлкәсендә һәм Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында булды.
Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануга һәм уңдырышлылыкка нигез салуга багышланган татар халык бәйрәме. 2025 елда Казан шәһәрендә Сабантуй 21 июньдә өч мәйданчыкта — Мирный бистәсендәге каенлыкта, Аккош күленең урман аланлыгында һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында узачак.
Бал төбәге – Россиядә умартачылыкны үстерү буенча лидерлыкны тотучы Татарстанны кайчакта шулай атыйлар. Бүген төбәк илдә алдынгы бал җитештерүчеләрнең берсе генә түгел, ә ул мастер-класслар, бал дегустациясе, бал кортлары музейлары һәм апитерапия белән туристлык культурасын да үстерә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Mawaride Group of Companies компаниясенә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) нигез салучы һәм аның генераль директоры Мөхәммәд Әхмәд Алаеид белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.