Оператив белешмәләр буенча, бу елның 5 сентябренә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1328,6 мең гектар мәйданда суктырылган, бу фараздан 90 процент тәшкил итә.
Тукай районының Комсомолец поселогыннан ерак булмаган территориядә урнашкан “Кама” агрофирмасы кырында шимбә көнне «Дүртенче җидекөнлек” йомгаклары буенча алдынгы комбайнчыларны һәм механизаторларны чираттагы бүләкләү узды.
4 сентябрьдә Игенчеләр сараенда 2017-2025 елларга Россия Федерациясе авыл хуҗалыгын үстерү Федераль фәнни-техник программасының «Россия Федерациясендә бәрәңге селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү» ярдәмче программасында катнашу мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Бу елның 5 сентябрендә Министрлык белгечләре һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре сөт җитештерү, терлекләрне ашату һәм ишәйтү мәсьәләләре буенча республика хуҗалыкларына практик ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы районнарына чыгалар.
Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыюда катнашучы механизаторларны бүләкләделәр. Акчлата премияләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Белем көненә багышланган тантанада катнашты.
2018 елны 29 августыннан 1 сентябренә кадәр Киров өлкәсендә һөнәри осталыкка ике бөтенроссия конкурсы узды. Эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторлар 15 нче мәртәбә ярыштылар инде. Ә зоотехник-селекционерлар арасында ярыш беренче мәртәбә үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетында һәм Казан Кооператив институтында Белем көне уңаеннан тантаналы бәйрәмдә катнашты.
Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.