Менделеевск муниципаль районында яңа Nova-340 ашлык җыю комбайнын күрсәттеләр

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Менделеевск  муниципаль  районында  2019 елгы  язгы кыр  эшләренә  әзерлек мәсьәләләре буенча семинарда яңа Nova-340 ашлык җыю комбайнын күрсәттеләр.     

Чарада Менделеевск районы  башлыгы Валерий Чершинцев, агрофирмалар  җитәкчеләре  һәм  белгечләре ккатнашты.

Семинар барышында  «Победа» ҖЧҖ  башлыгы  Геннадий Козлов катнашучыларны һәр тармактагы  төп  күрсәткечләр  белән  таныштырдылар,  бөртеклеләрдән  яхшы  уңыш  җыелуын,   җитәрлек   күләмдә  орлык  фонды  булдырылуын билгеләп  үттеләр, терлекләр үрчетү һәм савым күләмен  арттыру  турында  фикер алыштылар.

 «Комбайн  Ростов-Донда  эшләнгән  һәм  киң  таралган  СК-5 Нива моделенә    альтернатив булып тора.  Ул  мөмкин  кадәр  безнең  шартларда  файдалануга  яраклаштырылган.  Әлегә  кадәр Татарстанда  мондый  техника  ике  генә  иде.    Хәзер    «Победа» ҖЧҖендә дә шундый  комбайн  бар», - дип  сөйләде  «Ростсельмаш»   дилер  компаниясе вәкиле Ленар Нуриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International