11 декабрьдә Арча муниципаль районында «Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары» темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.
Аны Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Чарада Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче муниципаль районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, районның эре авыл хуҗалыгы оешмалары, инвестор-компанияләр җитәкчеләре катнашты.
«Авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары» темасына белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады. Башта ул катнашучыларны тармакның икътисадый торышы, үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең барышы белән таныштырды.
Ул ашлык эшкәртү белән шөгыльләнүче районнарны атап китте. Мондый алдынгы районнар арасында – Арча, Әтнә, Балтач, Зәй, Кукмара һәм Сарман районнары. Җирнең нәтиҗәлелеге орлыкчылыкның оптималь структурасына, уңыш булдыру өстендә эшләүгә, технологик дисциплинага һәм авыл хуҗалыгы кадрларына бәйле, дип ассызыклады ул.
«Рапс – орлык әйләнешендә аерылгысыз культура. Алдынгы предприятиеләр арасында Яңа Тормыш ҖЧҖ (Балтач районы) – 24,5 ц/га; Дуслык ҖЧҖ (Балтач) – 21,0 ц/га; Ленин ис. АХҖК (Әтнә) – 22,9 ц/га; Логос ҖЧҖ (Балык Бистәсе) – 20,3 ц/га», дип күрсәтеп китте министр урынбасары һәм аларга тиңләшергә өндәде.
Аннары Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөт терлекчелеге тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы районнарны атады. Төп өч күрсәткеч буенча — 100 га авыл хуҗалыгы җиренә туры килә торган сөт җитештерү күләме , эре мөгезле терлекләрнең тәүлеклек артымы һәм бер сыердан уртача савым буенча — беренче урында Әтнә районы бара, икенче урында - Кукмара районы, өченче урында — Саба районы. Алдынгы районнар бишлегенә шулай ук Балтач һәм Мамадыш районнары керә.
«Лидер — Әтнә районы, ул 6 ел инде үзенең беренче урынын беркемгә дә бирми», — дип ассызыклады Нәҗип Хаҗипов. Аның сүзләренә караганда, соңгы 10 ел эчендә район заманча технологияләр исәбенә үз күрсәткечләрен ике мәртәбә арттырды, быел - катлаулы елда да - 9% үсеш тәэмин итә.
Министр урынбасары фикеренчә, бу районнар югары җитештерү күрсәткечләренә күпчелек очракта сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру резервларын актив куллану аркасында ирешкәннәр. Болар, аерым алганда, югарытехнологияле проектларны гамәлгә ашыру, сөт күп бирә торган сыерлар белән заманча сөтчелек комплекслары төзү, терлекләрне дөрес тукландыру.