ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Казани 26-27 октябрьдә  18  яшьтән  яшьрәк  булмаган  ирләр  һәм хатын-кызлар  арасында ирекле  һәм  классик   стильдә  Билбау  көрәше  буенча  дөнья     чемпионаты  узды. Ярышларда  42  илдән  200дән  артык  спортчылар  катнашты.   Россия    җыелма командасы  составында  Татарстан  Республикасыннан    16 көрәшче  бар  иде,  алар  ил  Чемпионатында  1  һәм 2  нче урыннарны  яулаган  спортчылар.  Дөнья     чемпионаты  йомгаклары  буенча  Татарстан  Республикасыннан  барлык  вәкилләр дә җиңүчеләр  булдылар  һәм  призлар  алдылар.      

Utama.ru. программачыл  продукты авыл  хуҗалыгы  базарында  катнашучыларның   бердәм  логистик  системасы  буларак төзелде  һәм   «Иҗтимагый  туклану  комбинаты»  мәйданчыгындагы   кооперация  нигезендә  икътисадый  күрсәткечләрнең  тотрыклы  үсешен  тәэмин  итү   юнәлешендә  эшли.  


31
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары -- Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов  Кукмара  муниципаль районына  аның  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар   кооперативлары   эшчәнлеге  белән танышу  максатында  килде. Аның  белән бергә   Кукмара муниципаль районы  башлыгы    Сергей Димитриев  һәм  Татарстан  кулланучылар  оешмалары  берлеге  идарәсе  рәисе  башлыгы   Мәхмүт Фәттахов  йөрде.

Менделеевск Менделеевск   муниципаль районында  алдынгы    авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләрен  котладылар. Тантаналы  чарада    катнашучы  авыл  хуҗалыгы  алдынгылар  район   башлыгы   Валерий Чершинцев котлады. 

«Russian Event Awards» вакыйга  туризмы    өлкәсендәге  Илкүләм  премиянең  финалы  2018 елның  27  октябрендә  Түбән  Новгород  шәһәрендә  узды.  Финалистлар арасында  Татарстаннан   22 проект  катнашты,  шулардан   дүртесе    Гран-при алды. 


30
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген  Министрлыкта  гражданнарның  коммерциягә карамаган    бакчачылык, яшелчәчелек һәм  дача берләшмәләренең эчке  инженерлык   инфраструктурасы объектларын  капиталь ремонтлауны  һәм  реконструкцияләүне  финанслашу    мәсьәләләре буенча     киңәшмә  узды.  

Татарстан  2018 елның   26 ноябреннән   6 декабренә  кадәр  зона семинар-киңәшмәләре  узачак. Семинарлар Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат  Әхмәтов,   Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының   Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате  комитеты рәисе   Таһир Һадиев,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының АПК,  җир мөнәсәбәтләре  һәм   кулланучылар базары идарәсе  башлыгы урынбасары  Айрат Мостафин, Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре   Советы рәисе  Әгъзам Гобәйдуллин,  муниципаль  районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.

«Кыенлыклардан  курыкмыйча,  алга  барырга,   үз көчеңә  ышанырга  кирәк”,  –  дигән өндәмә  бирде  Биектау  муниципаль районы  башлыгы    Рөстәм Кәлимуллин Биектау  районының  «Битаман»  ҖЧҖ хуҗалыгында авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышка, шулай  ук  чәчүгә  әзерләү,  терлекләрне кышлату һәм  орлыкларны  кышкы  саклауга  салу  мәсьәләләре   буенча  узган  семинарда.      Хуҗалыкны  карап чыкканнана  соң,  Рөстәм Кәлимуллин  техниканың  торышын,  аны  тоту  шартларын  уңай  бәяләде.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ «Мин терлекчеләр   династиясеннән» конкурсын уздыра.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады,  ул  авылда  квалификацияле    хезмәткәрләрнең  статусын  һәм  абруен  күтәрү  максатында  оештырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International