Актаныш муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясадылар.
Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, районның башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, районда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Дилүс Мөхәмметдинов, районның селекция-нәсел хезмәте башлыгы Айрат Мөхәмметдинов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлар катнашты.
Районның башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев катнашучыларны авыл җирлекләрендә агымдагы елның 11 аенда терлекчелек тармагы эшенә анализ белән таныштырды. Үз чыгышында ул терлекләрнең баш санын саклап калу мәсьәләләренә басым ясады, чөнки сөтнең күләмнәренең кимүе турыдан-туры терлекләр санына бәйле, дип ассызыклады ул.
Аннары хуҗалыкларда терлекчелекнең торышы турында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Дилүс Мөхәмметдинов, районның селекция-нәсел хезмәте башлыгы Айрат Мөхәмметдинов, ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгиз Ялалов сөйләделәр.
Терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар буенча “Нур Баян” ҖЧҖ күчмә «Ат» символына ия булды.