«Гарант» укыту-курс комбинаты ҖЧҖ базасында «Аl» категорияле үзйөрешле машиналарны йөртүгә рөхсәт бирү буенча имтихан узды.
Тракторчы – машинист таныклыклары алу өчен имтиханга 11 кеше кертелде. Барлык курсантлар имтиханның теоретик өлешен уңышлы тапшырдылар һәм тиешле категорияләрдәге үзйөрешле машиналарны гамәлдә йөртеп күрсәттеләр.
Имтихан тапшырганнан Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең бүлек инспекторы тракторчы – машинист таныклыкларын алу тәртибенә өстәмә аңлатма бирде.