Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты район һөнәр берлекләре комитетларының һәм башлангыч һөнәр берлекләре комитетларының рәисләре һәм бухгалтерлары өчен «Һөнәр берлекләре оешмаларында бухгалтерлык һәм салым исәбе үзенчәлекләре» темасынна семинар уздырды.
Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты баш бухгалтеры Лидия Хәбибуллина катнашучыларга һөнәр берлекләре оешмаларында бухгалтерлык исәбенең нигезләре турында мәгълүмат бирде.
Семинар барышында һөнәр берлекләре оешмаларының исәпләү сәясәте, касса дисциплинасы һәм гадиләштерелгән салым салу системасы турындагы мәсьәләләр каралды. Семинарда катнашучылар шулай ук һөнәр берлеге оешмасының керемнәре һәм чыгымнары сметасын, еллык финанс хисабын төзү, үзәкләштерелгән бухгалтерлык исәбендә торучы һөнәр берлеге оешмаларының эш үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.