Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре уза

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 11 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр авыл хуҗалыгы   җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  буенча  зона семинар-киңәшмәләре  уза. Семинар  эшендә    Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов,  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Нәҗип Хаҗипов,шулай ук муниципаль районнар башлыклары,  районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары, эре  авыл хуҗалыгы оешмалары һәм инвестор-компанияләр җитәкчеләре  катнаша.  

Семинар-киңәшмәләр кысаларында сөт җитештерү һәм игенчелек  тармагының  нәтиҗәлелеген  арттыру  мәсьәләләре  каралачак.  

13 декабрьдә семинар Буа муниципаль  районында  узачак. Анда  катнашуга    Апас, Югары  Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш  муниципаль районнары  чакырыла. 

17 декабрьдә семинар Тукай муниципаль районында узачак. Анда  катнашуга  Әгерҗе,   Азнакай, Актаныш,  Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә,  Мөслим, Сарман, Ютазы  муниципаль районнары  чакырыла. 

20 декабрьдә семинар Алексеевск муниципаль районында узачак. Анда  катнашуга Әлки, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай  муниципаль районнары  чакырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International