Татарстанның ике шикәр заводы шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләделәр

2018 елның 14 декабре, җомга

 Татарстанның өч шикәр заводыннан икесендә шикәр  чөгендерен  эшкәртүне  төгәлләделәр. «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 169,8 мең тонна чимал  эшкәртелде  28 мең тонна шикәр  әзерләнде,  бу  узган  елга  караганда     13,2 мең тоннага  азрак.  «Буа  шикәре» ҖЧҖендә     491,2 мең тонна чөгендер  эшкәртелде,   85,7 мең тонна шикәр  әзерләнде  -  узган  елга  караганда   7,8 мең тоннага күбрәк. 

«Республиканың  иң  зур  шикәр  заводында  - “Зәй шикәре”  ААҖендә  шикәр  чөгендерен  эшкәртү  дәвам  итә.  Бүгенге  көнгә   1 млн. 81,2 мең тонна чөгендер  алынган,   шуннан   818,3 мең тонна  эшкәртелгән,   126,6 мең тонна шикәр  әзерләнгән», - дип  хәбәр  итте Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары    Фәргать  Зиннәтов.

Министрлыкның  оператив белешмәләре  буенча,   13 декабрьгә    240,4 мең тонналап  шикәр  әзерләнгән    (узган  елның  шушы  датасына    249,3 мең тонна әзерләнгән). «Татарстанның   өч  заводында  җитештерелгән шикәр күләме  республиканың   шул  продуктка  булган  ихтыяҗын  тулысынча  тәэмин итә,   продукциянең  бер  өлеше  Татарстаннан  читкә  дә  сатылачак», - дип  билгеләп  үтте  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  азык-төлек  базарын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Дмитрий Яшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International