Буа муниципаль районында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча республика семинар-киңәшмәсе узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

13  декабрьдә Буа муниципаль районында  “Авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  резервлары”  темасына     зона  семинар-киңәшмәсе  узды.     

 Аны Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үткәрде. 

 Чарада  Апас, Югары  Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск,  Кама  Тамагы,   Кайбыч,  Тәтеш  муниципаль районнары  башлыклары,  районнарның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары,  эре  авыл  хуҗалыгы   оешмалары  һәм  инвестор-компанияләр җитәкчеләре  катнашты.  

 «2019 елга  игенчелек  тармагын  үстерүнең  нәтиҗәлелеген  арттыру    резервлары” темасына  нотык  белән  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Илдус Габдрахманов  чыгыш  ясады.  Чыгышының  башында    ул  катнашучыларны  ашлык  һәм  үсемлекчелек  продукциясе  җитештерүнең  торышы,  ашлык    җитештерүнең  динамикасы, тармак  икътисадының  торышы   белән  таныштырды.   

«Быел  республикада    3,9 млн тонна  ашлык  җыелды,  2,1 млн тонна  -  шикәр  чөгендере,     терлекләр  өчен    1,6 млн  тонна  азык әзерләнде.     2018  елда  фаразлар  буенча  тулаем   ашлык  җыемы     7,3 млн. тонна  тәшкил  итә», – диде   Илдус Габдрахманов.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  шулай  ук  ашлык   җитештерү   буенча  уңышлы   эшләүче районнарны  атап  китте,  болар:    Әтнә, Зәй,   Зеленодольск, Сарман һәм Тәтеш  муниципаль районнары.  Мәс.,  Тәтеш  районында   ашлык   җитештерү  буенча     Сафиулов КФХсы  актив  эш  алып  бара,  аның  уңышы  -  41,3 ц/га,   Зеленодольск районында     «Заволжье” ВЗП ҖЧҖ -  30,1 ц/га.

Чыгышында  ул  игенчелекнең    нәтиҗәлелеге  орлыкчылыкның  оптималь структурасына, уңыш булдыру өстендә  эшләүгә,  технологик    дисциплинага һәм авыл  хуҗалыгы  кадрларына бәйле, дип ассызыклады. 

Илдус Габдрахманов киңәшмәдә  катнашучыларга   дымны   саклауның   мөһимлеген  искәртте.  Аныңча,  кырлардагы  дымның  сакланышы  сөрүлек җирләренең  тирәнлегенә,  эшкәртү  ысулларын  дөрес  куллануга  бәйле.  

Чыгышының  азагында  ул  алдагы  елга  түбәндәге  бурычлар  куелуын  санап  китте:     җитәрлек  күләмдә   минераль ашламалар  кертүә,     финанс ресурларына   ихтыяҗны  билгеләү,  РФ һәм ТР бюджетларыннан финанслау,  ел  йомгаклары  буенча   баланс  комиссиясен  уздыру,  һәр  хуҗалык  кысаларында  чәчүлекләр  структурасын  эшләү,  хуҗалыклар  җитәкчеләренә  кадрлар  белән  тәэмин  итү  буенча  оператив  эшләргә һәм  квалификация  күтәрү  максатларында  Казан дәүләт  аграр  университетына  агрономнарны  укырга  җибәрүне  оештырырга.

Аннары  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Нәҗип Хаҗипов  авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  һәм  крестьян - фермер хуҗалыкларының   терлекчелек  тармагына  анализ  ясады.  

«Авыл  хуҗалыгы  оешмалары  һәм  крестьян - фермер хуҗалыклары    356 мең  тонна  ит җитештергәннәр  -  узган  елга  карата  103%, шул  исәптән      эре  мөгезле  терлекләрнеке  - 90 мең  тонна  - 100%.  Дуңгыз  ите  -  79 мең  тонна,  кош  ите  -   184 мең  тонна  (үсеш  -  4 %).   1 миллион 193 мең  тонна  сөт  савылган (102%), уртача  җитештерүчәнлек  -  5110 кг (+98 кг).   254 мең  баш  бозау  туган  (99%  -2440 баш)», - дип  билгеләп  үтте  Нәҗип Хаҗипов.

Чыгышын  йомгаклап,    Нәҗип  Хаҗипов  киләсе  елга  беренчел  чираттагы  бурычларны  билгеләде:  кышкы  чорда  терлекләрне  ашату  һәм  карау  буенча  алдынгы  тәҗрибәне  алмашу  турында  укулар  оештырырга,       хәзерге  заман видеоконтроль  һәм  элемтә  стистемаларын  кулланып,    терлекләрне  ашату  һәм  карау  технологиясен  шәхси  контрольгә  алырга,    туклыклы  катнаш  азык  җитештерүне  оештырырга,   алдынгы  хуҗалыкларга  азык  әзерләү  үзәкләрен  булдыруны  һәм  куллануны  тәкъдим  итәргә,   авыл  хуҗалыгы  продукциясенә     бәяләр  вәзгыятен  истә тотып,  яңа  сөтчелек  фермаларын  төзүне һәм  гамәлдәгеләрен модернизацияләүне  дәвам  итәргә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International