Шимбә көнне Казанда Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы бик теләп йөри. Казанда ярминкәләр 11 мәйданчыкта узды. Аерым алганда, Вахитов районында - Теләче районы, Идел буе районында - Алексеевск районы, Авиатөзелеш районында - Питрәч муниципаль районы, Идел буе районында Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлары үз продукциясен сатты. Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре Яңа Савин районы халкын сөендерделәр.
«Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы территориясендә Апас, Арча, Балтач һәм Мамадыш муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе сатылды.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) оештырылган иде, биредә «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» ТК” ҖЧҖ һәм «РАЦИН» АҖ, «Касыймов» ҖЧҖенең «Бәрәкәтле» сөт продукциясе сатылды.
“Бүген без үзебезнең хәләл продукцияне алып килдек. Сатуда манты, пилмән, купатлар, тефтели, фрикаделькалар, котлетлар һәм голубецлар бар иде», - дип сөйләде «Ильвина Шәрәфетдинова» ИП вәкиле Надирә.
Сатып алучылар аларның бик сыйфатлы булун әйттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлегенең авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату секторы өлкән белгече Илнур Имаметдинов юолай диде: «Мәскәү базары мәйданчыгында республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күп төрле продукция алып килгәннәр. Барысы 7 тонн шикәр, 3 тоннага якын он китерелгән. Шәһәр халкына сыер итен, дуңгыз итен, каз, күркә итен сайлап алырга мөмкин иде. Сатуда шулай ук чөгендер, кишер, суган, «Майский» ТК, Фермерлар ассоциациясе, крестьян - фермер хуҗалыклары, Татарстан кулланучылар берлеге продукциясе бар иде. Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үлчәүле сөт саттылар”.
«Бүген без балның төрле сортларын, бал кортлары продукциясен алып килдек. Теләүчеләр чәчәк балы, юкә балы һәм үзләре яраткан башка балар тәкъдим ителде. Барлык продукция экологик яктан чиста. Чәчәк балын күбрәк алалар», - дип үз фикерләре белән бүлеште Арча районының «Дәүләтшиннар» КФХ вәкиле Дамирә.
Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта узды: Габдулла Тукай Яр буе ур., 16 (”Төзүче” стадионы”), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты). Биредә Сарман, Әгерҗе, Менделеевск һәм Минзәлә районнары авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төрле төрдәге продукциясе сатылды.
Һәр мәйданчыкта шикәр, шикәр комы, он, үлчәүле сөт, ит һәм башка продукция шәһәр халкы тарафыннан бик теләп алынды.
Ярминкәләрдә итнең килосын - 300 сумнан, дуңгыз итен 250 сумнан, үлчәүле сөтне литрын 30 сумнан сатып алырга мөмкин иде.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы башкаласына 3308,6 тонна сөт продукциясе, 1440 тонна икмәк һәм кондитер әйберләре, 2708 тонна башка товарлар китерелгән иде.