2018 елның 29 декабреннән 2019 елның 7 гыйнварына кадәр республика башкаласының җәяүле үзәк урамнарында "КышДаКар-фест" кышкы фестиваль кысаларында җирле фермерлар үзләренең продукциясен чыгаралар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Фестивальдә фермер хуҗалыкларының иң яхшы сөт продуктларын, мәс., бик тәмле «Бри», «Камамбер» сырларын, трюфель һәм борыч кушып ясалган сырлар, Казанның Фәрит Заһидуллин пекарьнасында пешкән ипиләр алырга мөмкин булачак. Сөттән сыр әзерләү буенча шоу күрсәтеләчәк. Ярминкәдә шулай ук натураль иттән зактлы ризыклар, шул исәптән казылык та булачак.
Шулай ук кулдан эшләнгән чыршы уенчыклары, бүләкләр, сувенирлар булачак.
Ярминкә 29 - 31 декабрьдә Петербург урамындагы җир асты юлы янында була, ә 2 - 7 гыйнварда ул Бауман урамына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе янына күчә.